 |
 |
06-08-2010 08:15 / "
Хезмәт даны
"
|
 |
|
Яңгыр яусын иде.
|
Йөзьяшәр әбиләрнең 1921 ел турындагы истәлекләр.
|
|
|
 |
 |
06-08-2010 08:14 / "
Хезмәт даны
"
|
 |
|
Ут борчасыдай җитез ул
|
Хоккейны ир-егетләр генә уйнамый икән. Шулай булгач, әйдәгез, хатын-кызларның бозда алка куып йөрү хокукы, бу уенның тарихы һәм бүгенге хоккей турында да сөйләшеп алыйк.
|
|
|
 |
 |
06-08-2010 08:12 / "
Хезмәт даны
"
|
 |
|
.Безне дә санагыз.
|
.Халык санын алуга кадәр 100 көн. акциясе кысаларында районыбызда балалар катнашында төрле чаралар үткәрелде. 2010 елда халык исәбен алу хезмәтенең штаттан тыш хезмәткәрләре .Нараткай. балаларны сәламәтләндерү лагеренда .Могҗизалар кыры. дигән уен уздырдылар. Бу чараны үткәрүдә тәрбиячеләр Л.Аннина, М.Галимуллина да ярдәм итте.
|
|
|
 |
 |
06-08-2010 08:11 / "
Хезмәт даны
"
|
 |
|
Өстенлек . авыл фермаларына
|
Авыл җирендә эшсезлек проблемасын хәл итүнең бер юлы . шәхси ярдәмче хуҗалыкларда күпләп продукция җитештерү, һөнәрчелек белән шөгыльләнү. Бу атнада районыбызда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары Марат Әхмәтовлар катнашында кече гаилә фермаларын үстерүгә багышлап үткәрелгән республика семинар - киңәшмәсендә әнә шул фикер алга сөрелде.
|
|
|
 |
 |
30-07-2010 08:03 / "
Хезмәт даны
"
|
 |
|
Көн дә кирәкле һөнәрләр
|
Поселокның 39нчы һөнәри училищесын быел 183 студент тәмамлады. Инде менә икенче елын әлеге уку йортының чыгарылыш кичәсе район Мәдәният йортында уза.
|
|
|
 |
 |
30-07-2010 08:02 / "
Хезмәт даны
"
|
 |
|
Сакланганнын саклармын.
|
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе .Татмедиа. ачык акционерлык җәмгыяте, басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча Республика агентлыгы белән берлектә 27-30 июльдә .Вакытлы матбугат чаралары . имин җәй өчен. дип исемләнгән социаль акция уздыра. Гражданнарның янгыннарда һәм су объектларында иминлек кагыйдәләрен исләренә төшерү максатында оештырылган әлеге акция кысаларында без дә районыбызның берничә сулыгында булып кайттык. Күлләрдә су коену өчен мөмкинлекләр тудырылганмы, буаларның торышы ни хәлдә?
|
|
|
 |
 |
30-07-2010 07:59 / "
Хезмәт даны
"
|
 |
|
Өлкәннәребез рәхәтен күрсен.
|
Быел поселокның Гафиятуллин урамында социаль ипотека программасы буенча дүрт йорт төзелергә тиеш. Бу эшкә .Татстрой. ачык акционерлык җәмгыяте филиалы ПМК-90 оешмасы алынды. Прораблар Сергей Николаев, Рафил Газизовлар җитәкчелегендәге ташчылар, балта осталары, штукатурчы-малярлар кыска гына вакыт эчендә шактый эш башкарырга өлгергәннәр.
|
|
|
 |
 |
30-07-2010 07:57 / "
Хезмәт даны
"
|
 |
|
Ак көнчелек белән....
|
Кем белән генә сөйләшеп китсәң дә: .Чагыштырмагыз әле, Вахит-Вахит инде ул. диләр. Сүз дә юк, бүген республикада Вахит, .Урал.ларга тиңнәр юк. Игенчелектәме ул, терлекчелектәме, җирле халыкның тормыш-көнкүрешендәме . бары да көндәлек күрсәткечләрдә ачык чагыла. Ә менә алар моңа ничек ирешәләр, булганын ничек саклыйлар?! Монысы инде күпләр өчен сер дә, буй җитмәслек биеклек тә.
|
|
|
 |
 |
02-07-2010 08:55 / "
Хезмәт даны
"
|
 |
|
Мин юбилейларны яратмыйм...
|
4 июльдә якташыбыз язучы Заһид Мәхмүдигә илле яшь тула. Әдәбият сөючеләргә Заһиднең тәрҗемәи хәлен бәян итеп тору кирәкмәс дип уйлыйм. Укучылар аның озак еллар Татарстан радиосында балалар тапшыруларын җитәкләгәнен, Татаринформ агентлыгында мәгълүмат бүлеге баш мөхәррире, .Татарстан. журналында, .Шәһри Казан. , .Мәдәни җомга. газеталарында бүлек мөдире, әдәби хезмәткәр булып эшләгән елларын яхшы хәтерли. Аннары ул безгә Татарстан радиосының алтын фондында сакланучы .Бүре. радиоспектакле, күп санлы хикәяләре, .Професссор Мияугөл., .Ак болыт., .Тәмүг чәчәге., . Әче балан., . Һәркемнең үз юлы. дигән китаплары аша да яхшы таныш. Тагын бер кызык факт: Заһид Мәхмүди белән халык шагыйре Мөдәррис Әгъләм Илдар Юзеевның .Кар кешесе. һәм .Чүл кешесе. дигән гыйбрәтле поэмалары, Рәшит Әхмәтҗанның .Ачлык., Эдуард Мостафинның .Батырша. поэмалары каһарманы. Әлегә татар әдәбиятында бер кешенең берьюлы өч поэма герое булуы кебек хәлләрнең булганы юк иде кебек.
|
|
|
 |
 |
02-07-2010 08:54 / "
Хезмәт даны
"
|
 |
|
Игелекле эшкә . безнең өлеш
|
.Яңарыш. фондына Кукмара районының өлеше
|
|
|
 |
 |
02-07-2010 08:52 / "
Хезмәт даны
"
|
 |
|
Беренче инспектор
|
Зур Кукмара авылында яшәүче эчке эшләр органнары ветераны, майор Минневасыйл Мөбарәк улы Җиһаншинның эш стажы өч дистә елдан артып китә. Шуның 27 елы район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе белән бәйле. Бәйрәм уңаеннан ветеранның үзе белән дә очраштык.
|
|
|
 |
 |
18-06-2010 08:46 / "
Хезмәт даны
"
|
 |
|
Ышаныч җиңел яуланмый.
|
Фәез Кәримуллинга үз гомерендә төрле урыннарда эшләргә туры килсә дә, аларның барысы да авыл хуҗалыгы белән тыгыз бәйләнгән. Хезмәт юлын гади колхозчы буларак башлап, аннан белгеч, күмәк хуҗалык, .Агрохимсервис. предприятиесе, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелгән кеше ул. Ә соңгы елларда ТРда ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча Федераль хезмәт Идарәсенең бүлек начальнигы урынбасары булып эшли.
|
|
|
 |
 |
18-06-2010 08:44 / "
Хезмәт даны
"
|
 |
|
Аны фәрештәгә тиңлиләр
|
.Эчкерсез, кешелекле. Дару белән генә түгел, җылы сүзе, якты йөзе, аналарча кайгыртуы белән дәвалый. Аның белән сөйләшкәч, авыр чирдән боеккан күңелләрдә өмет уяна. Үзеңнең ялгыз түгеллегеңне, кемнеңдер синең турында кайгыртуын аңлыйсың. Шул уй яшәүгә дәрт уята..
|
|
|
 |
 |
18-06-2010 08:43 / "
Хезмәт даны
"
|
 |
|
Өмет чаткычы уятучы.
|
Иске Кенә-Юмья авылы кызы Лариса Афиногентова кечкенәдән үк .табиб булам. дип үсә. Курчакларына .уколлар ясый., аларны үзенчә .дәвалый.. Мәктәпне тәмамлагач та, хыялына тугры кала, Ижевск шәһәрендәге медицина институтына укырга керә ул. Диплом алган яшь белгеч 1993 елда район үзәк дәваханәсенә участок терапевты булып урнаша. Аннан соң берничә ел Ядегәр участок дәваханәсендә, Нырья амбулаториясендә терапевт булып эшләгәннән соң, үзәк дәваханәнең кардиология бүлегендә авыруларны дәваларга туры килә аңа.
|
|
|
 |
 |
18-06-2010 08:42 / "
Хезмәт даны
"
|
 |
|
Дуслык һәм хезмәт бәйрәме
|
Районыбызда шаулап-гөрләп Сабантуйлар үтеп китте. Быел милли бәйрәмебезнең Россия көне уңаеннан озынайтылган ял көннәренә туры килүе аеруча уңайлы булды. Халык рәхәтләнеп күңел ачты, бер-берсенә кунакка йөреште, дуслар, туганнар белән очрашты.
|
|
|
 |
 |
04-06-2010 09:45 / "
Хезмәт даны
"
|
 |
|
Иң тапкырлар . Кукмарада
|
Кукмарада шаяннар, тапкырлар, мәзәкчеләр көч сынашты.
|
|
|
 |
 |
04-06-2010 09:43 / "
Хезмәт даны
"
|
 |
|
.Кукмара аш-суы. кафесында көнчыгыш ашлары көне узды.
|
Татар халкының милли ризыкларын әй яратабыз да соң инде! Кош теле, чәк-чәк, гөбәдия дисеңме, я булмаса бәлешне аласыңмы . кайсын гына авыз итсәң дә, ашап туймыйсың. Баксаң, башка милләт халкының аш-суы белән дә шул хәл икән бит ул. Без моңа поселокның Нур Баян урамындагы .Кукмара аш-суы. (халык телендәгечә .Пельменная.) кафесында узган .Көнчыгыш ашлары көне.ндә тагын бер кат инандык.
|
|
|
 |
 |
04-06-2010 09:42 / "
Хезмәт даны
"
|
 |
|
Гомерлеккә сайланган хезмәт
|
Мөнир Гыйниятуллин егерме бер ел буе Кукмара даруханәсен җитәкли.
|
|
|
 |
 |
04-06-2010 09:40 / "
Хезмәт даны
"
|
 |
|
Кукмара .Тукай маршруты.на керерме?
|
Шушы көннәрдә .Габдулла Тукайның мирасын саклау һәм үстерү фонды. президенты Риман Гыйлемханов, фондның башкарма директорлары Гөлназ Галимҗанова, Рәмилә Газизуллина, Кытай татары - Казан дәүләт мәдәният академиясе студенты Рифкать Фәхретдинов, Белоруссиянең Минск шәһәрендәге .Чишмә. татар үзәге җитәкчесе Рашидә ханым Хафизовалар Кукмарада булып китте. Алар киез итек-киез комбинатында булдылар, .Хезмәт даны. газетасы һәм .Кукмара авазы. радиосында әңгәмәдә катнаштылар. Район мәгариф бүлеге мөдире Р.Мансуров белән очраштылар. Соңгы тукталыш - Мәчкәрә авылында иде. Кунаклар бүгенге интернат-мәктәп урнашкан, элек меценат Үтәмишевларның төп усадьбасы булган биналар белән танышып йөрделәр.
|
|
|
 |
 |
04-06-2010 09:39 / "
Хезмәт даны
"
|
 |
|
Камышлыда зур бәйрәм
|
Халкыбызның көтеп алган милли бәйрәме . сабантуйны быел да традицион рәвештә укытучылар башлап җибәрде. Узган шимбәдә районыбызның мәгариф өлкәсендә хезмәт итүче барлык мөгаллим-мөгаллимәләре Камышлы урманы итәгендәге аланга җыйналды.
|
|
|
 |