Сүз дә юк, илебезнең киләчәккә үсеш юлларын билгеләү өчен тормышның төрле тармакларына кагылышлы күптөрле сорауларга җавап алу кирәклеге бернинди дә бәхәс тудырмый. Ә менә сорау алу кәгазе битләрендә милләт турында төгәл җавап бирү кешенең үз ирегенә куелган. Исәпләүченең бу хакта сорап та тормавы мөмкин. Чөнки бу Россия Конституциясенең 26 нчы маддәсенә нигезләнеп (шәхси тормышыңа кагылышлы) эшләнелә икән. Ә менә нинди дин тотуга кагылышлы сорау анкеталарда гомумән күрсәтелмәгән. Бу очраклы күренешме? Әйдәгез, 2000 елда үткәрелгән халык санын алу вакыйгаларына әйләнеп кайтыйк әле. Татарны сан ягыннан киметү өчен нинди генә гамәлләр кылынмады ул вакытта. Мишәрен дә, Себер татарын да, керәшенен дә һәм башка диалектта аралашучыларны аерым милләт итеп күрсәтү очраклары аз булдымы?! Шулай да, милләттәшләребез сынатмады, авыр вакытларда бердәмлеген саклый алды. Без моның белән чын мәгънәсендә горурланырга хаклыбыз. Милләтсез кешенең иле, безнең очракта – милли республикасы булмый. Димәк, киләчәктә татар дигән милләт булмаса яисә аның саны кимесә, Татарстан атлы республиканың юкка чыгуы да мөмкин. Коммунистлар чорында бары тик бер генә милләт — «совет кешесе» дигән адәми затлар көтүен генә калдыру сәясәте алып барылса, бүген дә кайберәүләр Россия киңлегендә бары тик бер генә милләт калдыру турында хыяллана. Менә шуның өчен дә алдагы халык саны алу кампаниясе һәрберебезгә зур бурычлар йөкли. Безгә үткәннәрдән сабак алырга һәм нәтиҗә ясый белергә, үзебезне саклау-яклау, үзара ярдәмләшү кебек тормыш кагыйдәләрен төгәл үтәү зарурлыгына төшенергә вакыт. Шул хакта тирәнтен уйланып, бер-беребезгә ышанычлы терәк булып, рухыбыз чисталыгын, сизгерлегебезне югалтмасак иде. «Иелгән башны кылыч кисмәс», дисәк тә, бик түбән игәндә аңа төкерергә дә җиңел бит. Бу хакыйкатьне исебездән чыгармыйк, хөрмәтле милләттәшләр!
Кире кайт
|