Миңа калса, җир йөзендәге һөнәрләр арасында иң абруйлысы, иң макталырга тиешлесе – игенче. Безне тәмле хуш исле ризык белән туендыручылар бит алар. Тик кайбер елларны табигать күпме механизаторларның (рус халкында матур сүз алмаштыра аны – хлебороб, диләр алар, бик дөрес килә, әйеме?) эшен юкка чыгара. Менә быел да күпме фермер, игенче төн йокыларын калдырып, кара кайгыда утыра торгандыр. Күпме хезмәт юкка чыга! Алар өчен йөрәк әрни. Быел көз көне телевизордан алтын бодай белән тулган ындыр табакларын, елмаеп торган авыл хезмәтчәннәрен күрсәтмәсләр инде. Хәтерлим әле, без үскәндә үзебез дә алтын бәясенә торган икмәкнең күплегенә куанып, мәш килеп, олыларга ярдәм итә идек. Кояш әле һаман рәхимсез көйдерсә дә, күңелләрдә яңгыр явып, авыр кара күләгәле уйларны юып ташламасмы, дигән өмет чаткылары ята. Шул өмет яратып, көтеп укый торган газетыбыз битләрендә басылып килгән авыл эшчәннәренә багышланган язмаларда да чагыла. Менә бит алар, күңел төшенкелегенә бирешмичә, ифрат та авыр хезмәтләрен намус белән үтиләр, шәһәрлеләрнең тамакларын туйдыралар. Менә шуңа күрә дә аларны хөрмәтлик, көн саен мәдхия укыйк!
Кире кайт
|