Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Хезмәт даны


hezmat_dani@mail.ru 

"Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газетасы 1930 елның 14 сентябреннән рус һәм татар телләрендә 9000нән артык тираж белән А3 форматында атнага ике тапкыр чыга. Казанда "Идел-Пресс" дәүләт унитар предприятиесендә басыла. Газетаны Кукмара районындагы гаиләләрнең яртысыннан күбрәге алдыра.

Коллективлаштыру елларында туган газета район халкы өчен информация чыганагы гына түгел, ә аның якын дусты, киңәшчесе, ярдәмчесе дә. Ул җәмгыятьтә бара торган үзгәрешләр белән бергә яши, авыллар, поселок, район тормышындагы проблемаларны үзвакытында тотып алып, аларны халык тикшерүенә чыгара һәм хәл итү юлларын тәкъдим итә. 

"Авыл кешеләре", "Фикер", "Җирле үзидарәләр тормышы" рубрикалары белән газета авыл хезмәтчәннәренең эшләре, авыл тормышын үзгәртеп кору, җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру, базар мөнәсәбәтләре чорында җирле Советларның эше турында материаллар урнаштыра. Шәхси эшмәкәрлекнең үсеше игътибар үзәгендә тотыла. 

Өлкән яшьтәгеләрнең тормыш-көнкүреше, спорт, сәламәтлек темаларына язмалар даими бирелә. "Газета-укучы-газета" рубрикасы белән хатлар, җаваплар урнаштырып барыла. "Кукмара һәм кукмаралылар", "Синең горурлыгың, Кукмара!" рубрикалары белән бирелгән язмаларда районда һәм аннан читтә яшәүче якташларыбыз турында сөйләнелә.

Газетаның "Сезнең өчен" дигән 4 битле атналык реклама кушымтасы, телевидение программасы бар.  

ТАССР Югары Советы, Министрлар Кабинеты, КПСС райкомы, халык депутатлары район Советының, район хакимиятенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Матбугат чаралары арасында үткәрелгән республика конкурсларында күп тапкырлар җиңеп чыкты.

Безнең адрес: 422110, Татарстан Республикасы,  Кукмора районы, Ленин урамы, 39 йорт. А/я 54. Тел./факс: мөхәррир - (84364) 2-66-50; бухгалтерия, реклама бүлеге - (84364) 2-65-58.

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
30 31 01 02 03 04 05
06 07 08 09 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 01 02 03

ЯҢАЛЫКЛАР

06-08-2010 08:15 / " Хезмәт даны "
Яңгыр яусын иде.
Йөзьяшәр әбиләрнең 1921 ел турындагы истәлекләр.
 
06-08-2010 08:14 / " Хезмәт даны "
Ут борчасыдай җитез ул
Хоккейны ир-егетләр генә уйнамый икән. Шулай булгач, әйдәгез, хатын-кызларның бозда алка куып йөрү хокукы, бу уенның тарихы һәм бүгенге хоккей турында да сөйләшеп алыйк.
 
06-08-2010 08:12 / " Хезмәт даны "
.Безне дә санагыз.
.Халык санын алуга кадәр 100 көн. акциясе кысаларында районыбызда балалар катнашында төрле чаралар үткәрелде. 2010 елда халык исәбен алу хезмәтенең штаттан тыш хезмәткәрләре .Нараткай. балаларны сәламәтләндерү лагеренда .Могҗизалар кыры. дигән уен уздырдылар. Бу чараны үткәрүдә тәрбиячеләр Л.Аннина, М.Галимуллина да ярдәм итте.
 
06-08-2010 08:11 / " Хезмәт даны "
Өстенлек . авыл фермаларына
Авыл җирендә эшсезлек проблемасын хәл итүнең бер юлы . шәхси ярдәмче хуҗалыкларда күпләп продукция җитештерү, һөнәрчелек белән шөгыльләнү. Бу атнада районыбызда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары Марат Әхмәтовлар катнашында кече гаилә фермаларын үстерүгә багышлап үткәрелгән республика семинар - киңәшмәсендә әнә шул фикер алга сөрелде.
 
30-07-2010 08:03 / " Хезмәт даны "
Көн дә кирәкле һөнәрләр
Поселокның 39нчы һөнәри училищесын быел 183 студент тәмамлады. Инде менә икенче елын әлеге уку йортының чыгарылыш кичәсе район Мәдәният йортында уза.
 
30-07-2010 08:02 / " Хезмәт даны "
Сакланганнын саклармын.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе .Татмедиа. ачык акционерлык җәмгыяте, басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча Республика агентлыгы белән берлектә 27-30 июльдә .Вакытлы матбугат чаралары . имин җәй өчен. дип исемләнгән социаль акция уздыра. Гражданнарның янгыннарда һәм су объектларында иминлек кагыйдәләрен исләренә төшерү максатында оештырылган әлеге акция кысаларында без дә районыбызның берничә сулыгында булып кайттык. Күлләрдә су коену өчен мөмкинлекләр тудырылганмы, буаларның торышы ни хәлдә?
 
30-07-2010 07:59 / " Хезмәт даны "
Өлкәннәребез рәхәтен күрсен.
Быел поселокның Гафиятуллин урамында социаль ипотека программасы буенча дүрт йорт төзелергә тиеш. Бу эшкә .Татстрой. ачык акционерлык җәмгыяте филиалы ПМК-90 оешмасы алынды. Прораблар Сергей Николаев, Рафил Газизовлар җитәкчелегендәге ташчылар, балта осталары, штукатурчы-малярлар кыска гына вакыт эчендә шактый эш башкарырга өлгергәннәр.
 
30-07-2010 07:57 / " Хезмәт даны "
Ак көнчелек белән....
Кем белән генә сөйләшеп китсәң дә: .Чагыштырмагыз әле, Вахит-Вахит инде ул. диләр. Сүз дә юк, бүген республикада Вахит, .Урал.ларга тиңнәр юк. Игенчелектәме ул, терлекчелектәме, җирле халыкның тормыш-көнкүрешендәме . бары да көндәлек күрсәткечләрдә ачык чагыла. Ә менә алар моңа ничек ирешәләр, булганын ничек саклыйлар?! Монысы инде күпләр өчен сер дә, буй җитмәслек биеклек тә.
 
02-07-2010 08:55 / " Хезмәт даны "
Мин юбилейларны яратмыйм...
4 июльдә якташыбыз язучы Заһид Мәхмүдигә илле яшь тула. Әдәбият сөючеләргә Заһиднең тәрҗемәи хәлен бәян итеп тору кирәкмәс дип уйлыйм. Укучылар аның озак еллар Татарстан радиосында балалар тапшыруларын җитәкләгәнен, Татаринформ агентлыгында мәгълүмат бүлеге баш мөхәррире, .Татарстан. журналында, .Шәһри Казан. , .Мәдәни җомга. газеталарында бүлек мөдире, әдәби хезмәткәр булып эшләгән елларын яхшы хәтерли. Аннары ул безгә Татарстан радиосының алтын фондында сакланучы .Бүре. радиоспектакле, күп санлы хикәяләре, .Професссор Мияугөл., .Ак болыт., .Тәмүг чәчәге., . Әче балан., . Һәркемнең үз юлы. дигән китаплары аша да яхшы таныш. Тагын бер кызык факт: Заһид Мәхмүди белән халык шагыйре Мөдәррис Әгъләм Илдар Юзеевның .Кар кешесе. һәм .Чүл кешесе. дигән гыйбрәтле поэмалары, Рәшит Әхмәтҗанның .Ачлык., Эдуард Мостафинның .Батырша. поэмалары каһарманы. Әлегә татар әдәбиятында бер кешенең берьюлы өч поэма герое булуы кебек хәлләрнең булганы юк иде кебек.
 
02-07-2010 08:54 / " Хезмәт даны "
Игелекле эшкә . безнең өлеш
.Яңарыш. фондына Кукмара районының өлеше
 
Следующая страница >>
Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом